<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><lyrics>[V1]
 Давыллы диңгез өстеннән
 Еракта һавада,
 Дәһшәтле җилгә каршы
 Очтылар торналар.

[C1]
   Тик берсе читтә онытылган,
   Сынган канатлысы
   Тирән кайгыдан әрнеп,
   Як-якка каранды.

[V2]
 Очарга бик теләсә дә,
 Диңгездән биектә,
 Ләкин гел аска очты
 Диңгез упкынына.

[C2]
   Һәм үлемен ул шунда
   Очратырмын диде,
   Кинәт, бер көймә күрде
   Дулкыннар өстендә.

[V3]
 Яраласалар сине
 Тормыш давылында,
 Дустым, курыкма
 Кара ышанып югары.

[C3]
   Тыңгысыз диңгез өстендә,
   Дөнья җилләрендә
   Кайгы газаптан көтә,
   Гайсә Коткаручы.</lyrics>
<title>Давыллы диңгез өстеннән</title>
<hymn_number>6</hymn_number>
</song>